Татарские поздравления на день учителя

Сегодня предлагаем вашему вниманию татарские поздравления на день учителя, включая самые интересные и необычные пожелания.

Поздравления с Днем рождения на татарском

Татарские поздравления с днем рождения обычно начинаются с таких слов «Туган көн белән тәбрикләү». Используйте оригинальные татарские поздравления с днем рождения на татарском языке для коллеги. Он прекрасно вас поймет, если владеет этим языком.

Так же его можно использовать, чтобы удивить коллегу или сотрудника(учителя, врача).

Татарский Перевод на русский
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым!

Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!

Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш).

Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).

Укучыгыз(имя), укучыларыгыз(имена).

Уважаемый – ая (имя)!

Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения!

Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня!

Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ).

Ваш (и) родственник (и )…

Ученик(и)….

Как можно поздравить хорошего друга

Поздравление с днем рождения на татарском языке для друга:

Татарский Перевод на русский
Кадерле дускай!

Туган көнең белән котлыйм сине!

Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим.

Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!

Сине хөрмәт иткән (имя).

Дорогой мой дружок!

С днем рождения тебя!

Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества.

Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг!

Уважающий тебя …

Татарские поздравления, с которыми можно поздравить родную маму

Хорошие татарские поздравления с днем рождения женщине:

Татарский Перевод на русский
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез!

Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн.

Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек.

Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез.

Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез.

Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!

Балаларың(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек!

Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник.

Не родилась бы ты, не было бы и нас.

Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия.

Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем.

Твои дети……

Для приятеля или однокашника

Татарский Перевод на русский
Кадерле (имя)!

Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим.

Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим.

Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа!

Дорогой(ая)….!

По-дружески приветствую тебя в твой день рождения.

Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья.

Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей!

Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

Для вашего соседа

Татарский Перевод на русский
Хөрмәтле куршем (имя) !

Бүген синең туган көнең, якты матур көн.

Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең.

Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык.

Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар!

Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын!

Күршеләрең (имена)

Мой (наш) уважаемый сосед …!

Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день.

К нему ты подошел с большими успехами.

Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования.

Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда!

Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы!

Твои соседи…

Используя эти стихи можно поздравить родственника или товарища

Татарский Перевод на русский
Кадерле (имя)!

Синең туган көннәреңдә
Сандугачлар сайрасын,
Сине тәбрикләп, туганнар
Яхшы бүләк сайласын!

Киләчәк матур гомерне
Бергә-берә уздырыйк,
Гармун уйнап, биеп-җырлап
Урамнардан сыздырыйк.

Картаймыйча яшә, дускай,
Бүгенгедәй чибәр бул.

Дус-ишләрнең кадерен бел
Миннән (бездән) сиңа теләк шул!

Дусларың (имена).

Дорогой …!

В твой день рождения пусть поют соловьи,
а друзья выберут для тебя лучшие подарки!

Предстоящую счастливую жизнь пусть доведется нам провести вместе,
с песнями и плясками, с гармонью весело пройдем по улицам.

Живи, не зная старости, дружок,
будь таким же прекрасным, какой ты сегодня.

Береги своих друзей-приятелей,
вот такие у меня пожелания тебе.

Поздравление учителя с днем знаний на татарском языке

. Гомерен хэзинэсенэ Остэлде тагын бер ел, Монайма еллар утэ дип, Елмай син — бэхетле бул! Котлы булсын бэйрэмен, Тыныч булсын кунелен, Шатлык-соенечлэр белэн Тулы булсын гомерен! Гамьле еллар, амьле коннэр Телибез чын йорэктэн! Хич кичекми чынга ашсын Безнен куркэм телэклэр!

Читайте так же:  Поздравление на 25 летие свадьбы

Если ответ по предмету История отсутствует или он оказался неправильным, то попробуй воспользоваться поиском других ответов во всей базе сайта.

Сценария на татарском языке «День учителя»
материал (9 класс) на тему

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам — организаторам и заместителям директоров по воспитательной работе, так как каждый год в каждой школе проходят мероприятия, посвященные Дню Учителя.

Материал предназначен для учащихся 7-9 классов.

Вложение Размер
stsenariy_den_uchitelya.doc 73 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы1 : Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар бәйрәмебезне башлыйбаз! Бүген көн кадагына бер проблема куела: мәктәп белән нишлибез?

Алып баручы2 : Дөрес! Кайчанга кадәр түзәргә була инде!

Алып баручы1: Чөнки без “Күңелле, кызыклы итеп укырга кирәк” дигән мәктәпнең иң мөхим уставларының берсен үтәмибез.

Алып баручы2: Ни өчен мин дәресләрне еш калдырам дип беләсез? Чөнки минем уңайлы мөмкинчелекләре булган урында организмның йоклыйсы килә. Парталарга башны салган килеш йоклау бик уңайсыз, беләсегез килсә! Укытучыларның кайберләре йоклаган укучыны уятырга батырчылык итәләр. Мин бу күренешне ямьсезлек дип атыйм!

Алып баручы1 : Сине вакытыңда уятмасаң, урындыгыңнан авып төшәрсең! Минем уйлавым буенча иң мөхим проблема: дәресләрнең күңелсез үтүе! Дәресләрдә көчле музыка яңгырарга тиеш, дискотека өлеше булса тагын да күңеллерәк булыр!

Алып баручы2: Мин проблеманы чишү юлларын тәгъдим итәм: димәк, мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәләр икән, уңайлы шартлар да тудырсыннар. Мәсәлән, раскладушка куярга кирәк!

Алып баручы1: Миңа мәктәптә сәламәтлек какшавы ошамый. Статистикага карагыз: укучыларда сколиоз, гастрит. Мин спорт залда бассен, ашханә урынына шашлык, туңдырма гына бирә торган ресторан ясап куяр идем.

Алып баручы 2 : Дәресләргә тукталып китик. Нәрсә укыйбыз бит ә? Берсе дә тормыш итәр өчен кирәк түгел. Мин күршеңнән күчереп язу,укытучының дәресен өзү, әти-әниләрдән ялганлап акча алу кебек дәресләр кертер идем.

Алып баручы1: Ярар, килешәм. Ә укытучылар белән нишләргә?

Алып баручы 2: Әйе, нишләргә? Математика укытучысы мәсьәлә бирем җибәргән иде. Әти шуны чишә алмыйча ярты савыт аналгин ашап бетерде. Әни әтинең кан басымын төшерә алмыйчы интекте. География дәресендә Вильнюс көнгерә токымы дигәнне аңлата дигән идем, укытучым кычкырып җибәрмәсенме?! Өй эшләре, кычкыручы укытучыларны өйләренә озатырга тәгъдим итәм.

Алып баручы1: Син, хаклы түгел . Өйләренә озатмыйк, тәрбиялик без аларны!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Сынарга үземдә сабырлык көчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Гыйлем наданның ексын дип бишен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Намуслы явыздан булсын дип өстен!

укучы: Мин нигә сайладым укытучы эшен?

укучы: Булмасын дип көнче, көндәшем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

укучы: Сорыйм олыгая барган саен

укучы: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.

Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Укучы: Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

Укучы: Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз Сез күңел түрендә.

Укучы : Укытучы, өмет һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укучы : Укытучы, Сезгә сабырлаклар

Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәрбер юлларда

Укучы : Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдыщларның балкуын,

Укучы: Диңгез, океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен.

Укучы: Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы, җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

Укучы: Укучы: Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларны уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Укучы : “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

Су сипкәндә кичен бакчада.

Табигатҗкә чыгып, сирәк-мирәк

Бераз яллар итеп кайтса да.

Укучы: Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

Укучы: Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

Укучы : Хәерле юл сиңа, укытучы,

Изге булсын кылган гамәлең,

Булдыргансың, рәхмәт, молодец!дип,

Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

Алып баручы1 : Ялагайлар! Хаман без керткән законнарны үтәргә теләмиләр. Сез бит, дәресләр буе укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка кадаласыз. Менә безгә нишләргә? Укытучылар сезне түгел, безне ачулана. Минем, мәсәлән, уенга чыгып киткәч, кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый, өй эшен дә әзерләмим, шуңа дәресләрдә игътибарсыз мин.

Читайте так же:  Поздравления с днем софии

Алып баручы 2: Әллә үз законнарыбызны кертмибезме? Әйдә төзәләбез? Теләсәк безгә ярдәм итәрләр. Тәртибне үзгәртсәк,укытучылар безне гафу итәрләр. Алар һәрвакыт безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны төзәтәләр.

Алып баручы1 : Кичер мине, укытучым,

Тынычлыгың алганым өчен.

Битараф булганым өчен.

Алып баручы2 : Кичер, сөйкемле йөзеңә

Җыерчыклар салган өчен

Икелеләр алган өчен.

Алып баручы1,2: Рәхмәт сиңа, укытучым,

Сабыр булып калган өчен,

Бар явызлыкны оныта,

Гафу итә алган өчен.

Безнең мәктәптә_____ укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.

Әйдәгез, аларны алкышлар белән сәламлик:

1. Исламова Диләрә Марс кызы

2.Закирова Фәридә Марат кызы

3.Фарукшина Илмира Абдуллиновна

4.Загитова Зинфера Ильяс кызы

5.Сахипгараев Илгиз Шәрипҗан улы

6.Загитова Ләйлә Азгар кызы

7.Адлер Эльвира Демьян кызы

8. Шайдуллина Лилия Лексон кызы

Укучы : Диләрә Марсовна!

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтҗчеме, кырда иген игүчеме.

Акыллы һәм көчле булып

Килеп баса ил алдына

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

Диләрә Марсовна, Сез белем дип аталган корабльнең капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә”?

Концерт номеры: Бию

Укучы: — Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның 1 укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.

Укучы : Әлифне таяк дип белми,

Беренчедән дүрткә чаклы

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы : Адлер Эльвира Демьяновна!, Загитова Ләйлә Азгаровна!, Шайдуллина Лилия Лексоновна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы : Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы : Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Концерт номеры: Частушки

Укучы : — Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: — Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

— Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Ильясовна!. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел

җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыбыз сез.

Укучы : Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Укучы : — “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, — дигән халык әйтеме Илгиз абыйга атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Үзенең һөнәрен балаларга бирергә тырыша, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

Укучы : Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Концерт номеры : Сценка

Укучы : Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Купме әкият, шигырь сөйләдек.

Хәркемгә дә бирелмәгэндер ул

Илмира апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка тугел, юкка тугелдер.

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Җырыбызны кабул итегез.

Концерт номеры җыр:

Укучы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология укытучыбыз Зинаида Рифовна. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Укучы : — Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата.

Тарих, тарих, тарих дию белән

Куз алдыма Фәридә апа килә,

Әйтә кебек кузләремә карап,

Әйдә уткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белдеңме?

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын кунелдән, буләккә.

Концерт номеры: Җыр

Укучы: Хөршидә апа, Айсылу апа!

Сәлам биреп, йолдызлар да

Эшләпәсен салыр сезгә.

Балалык – яшьлек чаткысы

Һич сүрелми йөзегездә.

Һаман да япь-яшь булып,

Калырсыз сез безнең күңелдә.

Төрле яктан сагынышып

Кайтырбыз без сезне күрергә.

Концерт номеры: Вальс

( Әкрен генә көй яңгырый) Алып баручылар тезелеп шигырь юллары сөйлиләр.

Укучы: Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы: Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Укучы : Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укучы: Нинди генә теләк теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Күпме игелекләр эшләдегез

Кешеләргә гомер буена.

Укучы: Артта калган якты эзегезгә,

Кылган эшегезгә таң калып,

Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

Видео удалено.
Видео (кликните для воспроизведения).

Яшәгез сез җирдә шатланып.

укучы: Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Йортыбызда булсын бәрәкәт.

Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

Читайте так же:  Поздравления с днем рождения сына своими словами

укучы: Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.

Татарские поздравления на день учителя

Поздравления и пожелания на татарском языке

Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда hәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сезгә киләбез,
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп
Гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Сезне искә төшерәбез, тигез парлар дигәндә
Тәбриклибез, әнкәй, сине
70 яшең белән дә.

Кышын туганнарга

Карлы кыш аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш юлында.

Син бит минем өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшим мин.
Озак яшә, сәламәт бул.
Иң кадерле, якын кешем син.

Туган көнең белән
Котлыйм сине ихлас йөрәктән!
Тормыш сынаулары аз булмады,
Дөнья сине күпкә өйрәткән.

Синең алда әле иксез-чиксез юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер,кичләрең,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сиңа әле дөнья көтәсе.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,
Бәхет булсын Һәрчак яныңда.
Үтәр юлың сикәлтәсез булсын,
Изге дога йөртсен юлыңда.

Һәр елмаю, хәрәкәтең
Башларны әйләндерә.
Хәтта чыккан күз яшьләрең
Мәрҗәнле сәйлән генә.

Бер тамчы гына булса да
Синдә бераз минем бар.
Әйдә, үс әле, тизрәк үс,
Без уйнарбыз уеннар.

Җир шарының тавышында
Синең дә бар өлешең.
Әткәң, әнкәң, туганнарың
Сөеп туймый җимешен.

Дөньям, кабул ит Кешеңне,
Аңа бәхет, тәүфыйкъ бир.
Үскәч ул булыр минемдәй
Көчле рухлы затлы ир!

Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын hәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең газиз гөлләребез.

Әнкәйләргә

Кадерле әбиләр,
Яраткан әниләр.
Апалар, сеңелләр
Бик матур ханымнар.
Чәчәккә тиң кызлар,
Гүзәлнең гүзәле.
Матурның матуры,
Сез Аллам бүләге
Сез гүзәл затларга
Кояш та елмая,
Дөньяга килгәндә
Җир Ана куана.
Күктәге йолдызлар
Нурларын сибәләр.
Аланда чәчәкләр
Башларын ияләр.
Яшәүнең давамы
Сездә бит әниләр.
Дөньяга киләләр,
Тик сездән бәбиләр.
Газизнең, газизе
Изгенең, изгесе
Хәр кемгә кадерле
Тик газис әнисе.

Лилия Ф Гиматдинова

Кадерле дустыма

Яшьлек елымның
Син хәтирәсе.
Дус-ишләремнең
Син кадерлесе.

Кайда барсак тә,
Кайда йөрсәк тә.
Куңел түрендә
Без хаман бергэ.

Бар яктан да пакъ
Кунелең дә ак
Кадерле кешем,
Әхирәт-дустым.

Обладателям разных профессий

Укытучыга (учительнице)

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым –
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасы
Күптән чыксак таатлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син хәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
*****

Беренче укытучыма

Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.

Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.

Өйрәттең син безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
“Маяк” булып тордың һәрчак безгә,
Адашмаска барыр юлларда.

Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…

Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!

Син, минемчә, бик кирәкле
hөнәр иясе бит ул!
Бүген бары Сиңа карап
Күпләр көн күрә бит ул.

Сату-алу заманында
Кайный бүген халкыбыз
Син бүген заман “герое”
Синнән башка юк табыш.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә
Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Мактаулы тормыш юлында

Намусыгыз йөрде алдан.

Кеше алдында йөзегез ак,

Сезгә хөрмәт, сезгә дан!

Тырыш хезмәтегез җимешләрен

Сөенечләр белән татыгыз.

Бүгенгедәй көләч йөзле булып,

hәрвакытта шулай балкыгыз.

Беренче укытучыга (первому учителю)

Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.

Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?

Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым!
*****

Табибларга

Син ярдәм кулын сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга.

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең.
Хәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
*****

Хат ташучыга

Син йөрисең өйдән-өйгә,
Йөрәкләр илчесе Син.
Ерак аралар узасың
Бер изге хәбәр өчен.

Җиткерәсең кешеләрнең
Бер-берсенә сәламен.
Алып киләсең өйләргә
Бөтен дөнья хәлләрен.

Килгән өчен хәрбер өйгә
Яхшы хәбәрләр алып,
Үзеңне дә саулык теләп
Озатып калсын халык.
*****

Тегүчегә

Синең алтын кулларыңны
Хәйкәл итеп коярлык.
Синең теккән киемнәрне
Күргәзмәгә куярлык!

Читайте так же:  Маме поздравление с днем учителя

Патшалар киеп йөрерлек
Син теккән киемнәрне.
Синең хезмәт җимешләре
Сокландырмый кемнәрне!

Энә күзенә җебеңне
Күзең ипле апласын.
Яман күзле бәндәләрдән
Ходай Сине сакласын!
*****

Шоферга

Машинаңның төзеклеген
Тавышыннан таныйсың.
Машинаңда көннәр буе
Чакырымнар саныйсың.

Сиңа бүген чын күңелдән
Телибез хәерле юл!
Машинаң да төзек булсын,
Үзең дә сәламәт бул!
*****

Төзүчегә

Синнән изге кеше юктыр,
Уйлап баксаң әгәр дә, –
Сөенеп яшәп ятабыз
Син тәзегән шәхәрдә!

Хәрбер салган кирпечеңдә
Кушылган йөрәк җылың.
Син үзең дә рәхәт яшә,
Сызлаусыз булсын кулың!
*****

Сатучыга

Син, мөгаен, иң кирәкле
Хөннәр ияседер ул!
Бүген бары Сиңа гына
Башны ияседер ул!

Бөтен кешегә Син кирәк,
Кирәк Синең тырышлык.
Күз алдына да китереп
Булмый Синсез тормышны.

Сату-алу заманында
Яшәп яткан көнебез.
Безнең заман герое дип
Атар идек Сине без.

Мактаулы гына булса да,
Шактый авыр хөнәрең.
Аяк өстендә үтә ич
Синең озын көннәрең.

Кешеләр белән эшлисең,
Төрле холык кешедә.
Шуңа күрә түземлелек
Телим авыр эшеңдә.

Телим Сиңа ак бәхетләр,
Яшә исән-саулыкта.
Саулык-мөхим! Чөнки аны
Булмый сатып алып та!
*****

Балта остасына

Кулың алтын! Уйнап кына
Тора балта кулыңда.
Инде күпме өй буралап
Салдың гомер юлыңда.

Инде күпме йортка күчкән
Синең Синең кулның җылысы.
Сиңа рәхмәт әйтеп яши
Кечесе hәм олысы.

Өйләрнең, җир йөзен бизәп,
Гасырлар буе торсын.
Гомернең дә өйләрең күк
Нык булсын, озын булсын.
*****

Сценарий «Последнего звонка»( на татарском языке)
статья (11 класс) по теме

Вложение Размер
songy_kongyrau_byrme.doc 67 КБ

Предварительный просмотр:

“ Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

Беренче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,ата-аналар,укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Соңгы кыңгырау ул безнең өчен урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да,сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлаганда хушлашу тавышы да.

Икенче алып баручы.

Школьные годы чудесные

С дружбою,с книгою, с песнею.

Как они быстро летят?

Их не воротишь опять

Разве они пролетели без следов?

Нет,не забудет никто никогда

Укучы. Our school is the best…

There are very good teachers

We go to school not to rest

But to learn clever thoughts and ideas.

Many subjects are taught in my school

They are Literature, English, Biology.

Physical Education it is very cool

History and Information technology.

Floors in my school are clean,

Air in classes is cool.

How here is good

There fore I love my school.

Икенче алып баручы. Хөрмәтле укытучыларыбыз!Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да,кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары,җуелмас эз һәм сукмак салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек, шул ук очкын чәчеп торган күзләр.

Җыр: “ Кыңгыраулы мәктәп еллары.”

(Х.Вәлиуллин музыкасы, Ш.Галиев сүзләре).

Укучы. Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез-иң беренче укытучыбыз . иде. Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Рәхмәт сезгә,беренче укытучыбыз.

Якты яздай матур бу бәйрәмдә

Кабат сезне күргән чагымда,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

Укытучым минем, сүнмәс назым

Без гомергә, әнкәм белән бергә

Күңелездә Сезне сакларбыз.

Тормышыбызның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калдыгыз.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган сезнең күңелдән

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә.

Укучы. Укытучы яшен сорамыйлар

Аның инде билгеле.

Сентябрьдә ел да җиде аңа,

Июнь җитсә ел да унҗиде.

Мәктәптәге Белем көннәрендә

Беренчеләр белән килә дә.

Тәмамлагач соңгы кыңгырауда

Укытучы яшен сорамыйлар

Гомер буе шулай йөрегәч.

Белгәнебез шул ике сан безнең:

“Унҗиде” яшь белән “җиде” яшь.

Мөгаллим сез-гыйлем таратучы,

Хезмәтегез чиксез рәхмәтле.

Шуңа күрә Ходай Тәгалә дә

Мулдан биргән сезгә хөрмәтне.

Укучы. Сез бер гади укытучы булып

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз-язылмаган роман

Һәр дәресегез-маяк тормышка.

Эш коралың гади акбур гына

Бик катлаулы,ләкин тирәлек

Унике бала-димәк унике пар күз

Җавап көтә сезгә төбәлеп

Сезгә бу ел тагын бер яшь өсти,

Ә егәрлек әле җитәрлек.

Көч һәм куәт сездә ташып тора

Йөзгә кадәр җырлап үтәрлек.

Бүген сезнең юбилейны котлап,

Без телибез олы мәхәббәт.

Сез булганда безгә һәрчак рәхәт,

Хезмәтегез өчен мең рәхмәт!

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһаннын аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.

Тормыш сукмагыннан үткән чакта,

Барыр юллар сикәлтәсез булсын.

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын!

Яхшы теләкләрне телик әле сезгә болай

Тынычлык һәм исәнлектән

Аермасын иде Ходай!

Ходай насыйп итсен сезгә

Ике дөнья иминлеген.

Сез тормышта сөю уяттыгыз.

Күңелебездә туды яктылык.

Әйтерсең дә яңа таң атты.

Белем алгач,-дидегез,дәү үскәч

Һәрбер ягын илнең бизәгез

Сез йөрәктә салган белемнең

Диңгезендә бүген йөзәбез.

Укучы. Уч төбенә куеп Җирне гүя

Бүгенгесен аның үткәнен.

Күрсәтте ул безгә,урап кайттык

Бер белмәгән илләр үтәли.

Читайте так же:  Поздравления на английском с днем учителя

-Яратыгыз фәнне!-диде һаман.

Аңа бүген еллар аша карыйм

Көлеп басып тора бүген дә.

Яраттырган икән үзен дә.

Бүген сезне зурлап

Әйтеләдер күп теләкләр.

Кушылсын безнең теләкләр.

Теләнгән теләкләр Сезне

Саклап йөртсен озак еллар.

Сездәй әйбәт кешеләр белән

Очраштырып торсын юллар.

Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим, дип зурлап өндәшә.

Яшләр синнән матур үрнәк алып

Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың балкып янса гына

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Укучы. Инглиз теленнән белем бирүче укытучыбыз.

Көчле рух,сүнмәс яшәү дәрте

Бирелгәндер сезгә тумыштан.

Үр артыннан яңа үрләр яулап

Яшисез сез туймый тормыштан.

Сезгә карап сокланамын һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә!Әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез . . Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Укучы. В круговороте жизни школьной,

Не было надежней человека.

Взяли вы нас в пятом классе,

Отвели вы все напасти,

Добротой души согрели.

Очень вы любили нас,

Защищали каждый раз

И прощали шалость нам любую.

Укучы. Прелестна обликом, нежна,

Ну, как в такую не влюбляться?

Во всех делах вы хороша

И жизнью можете гордиться.

Да будьте счастливы и впредь

В друзьях, работе, долголетье,

Чтоб всем врагам нос утереть

И, как всегда, во всем быть Леди!

Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”

(Ә.Хәйретдинов музыкасы, Ф.Яруллин сүзләре ).

Беренче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп җиттек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләргә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Бу дөньяның саф һавасын сулап, үз аякларыгыз белән йөгерә-йөгерә балаларыгыз белән гомер кичерү үзе зур бәхеттер. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә һәрчак нык сәламәтлек, кайгы- хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

Укучы. Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк

Иң дөрес,иң матур юлны

Сайлашырга Сез кирәк.

Алда көрәшләрдә дә булыр,

Югалып калсак кинәт-

Көч бирергә Сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сертә- сертә

Юатырга Сез кирәк.

Боекмас өчен күңелләр

Кимсенмәс өчен йөрәк-

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак Сез кирәк!

Укучы. Әти-әни, тагын озак еллар

Яшәгез сез тату, сәламәт.

Безне тәрбияләп үстердегез

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен- иртәсен

Сезгә насыйп булган бәхет- шатлык,

Якты көннәр мәңге бетмәсен.

Якты йолдыз кебек балкыйсыз сез,

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешеләребез булып,

Торасыз сез күңел түрендә.

Мәңге- мәңге шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

.Җыр : “Минем кадерлеләрем” ( Укучы кыз башкара).

(М. Гыйләҗев сүзләре һәм көе).

Икенче алып баручы. . Без шулай ук бүген 11 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле повар апаларга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы апаларга, лаборант . китаплар патшасы . вожатыебыз . шофер . мәктәпне җылытучы кочегар абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.

Укучы. Киң күңел, юмартлык өчен

Кояш белән сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сезгә телибез.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз сез

Уйладыгыз безнең өчен дә,

Онытмабыз сезне һичбер вакыт

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Укучы. Чәчәк тотып әле бүген генә

Киләм кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сезгә,укытучылар

Сау булыгыз дип әйтәмен.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым,синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Укучы. Елда шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп-изге йорт.

Сабый чакта эзләп бер килербез

Онытма син,мәктәп, безне көт.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып булса да

Сезнең хәлегезне белербез.

(М.Имашев музыкасы, С.Сөләйманова сүзләре ).

Фидания Айзятова, Чүпрәле районы

Иске Кәкерле урта мәктәбе укытучысы.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буа районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Заһидуллина Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызының 8нче сыйныфта Россия тарихыннан үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

«Золотая рыбка». Сказка на новый год на татарском языке.

Сценарий составлен для сельских школ (на татарском языке). Большое место отводится и учащимся 1 класса. Праздник проводится в актовом зале и время проведения мероприятия ококло 1,30 часа.

План воспитательной работы на 20122013 уч.год на татарском языке.

План воспитательной работы на 20122013 уч.год на татарском языке.

Урок на тему «Влияние природных условий на жизнь и здоровье человека» в 8 классе.

Видео удалено.
Видео (кликните для воспроизведения).

Рецензия на сборник стихотворений для детей дошкольного и школьного возраста Гайфуллиной М.И. «Звон серебряной подковы» (на татарском языке).

Татарские поздравления на день учителя
Оценка 5 проголосовавших: 1

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here